Янган үңәч урынына – яңасы…

28.01.2019
Табибларны кайчакта могҗиза тудыручылар дип атыйлар. Алар кеше гомерен саклап калуда нинди генә алымнар кулланмыйлар. Республика клиник хастаханәсе табиблары узган ел, аш серкәсе кислотасы эчеп, гомере кыл өстендә калган ир-ат белән дә шундый могҗиза тудыралар. Тәҗрибәле белгечләр сирәк була торган катлаулы эшкә алына. Операция алты сәгатькә сузыла.
Җәйге эссе, бөркү көннәрнең берсендә Алабуга шәһәрендәге заводта эшләүче 47 яшьлек ир-ат эш арасында бер танышы янына керә. Аның машинасында минераль су шешәсе күреп ала. Сорап тормыйча шешәне ала да, ачып, суны эчеп җибәрә. Минераль су шешәсе эченә серкә кислотасы тутырылгандыр дип кем уйлаган?! Ирнең тамак төбен, үңәчен кислота, яндырып, куырып алгандай итә. Эшнең нәрсәдә икәнен абайлап алган хезмәттәшләре нишләргә белми чәбәләнгән ирне Алабуга үзәк хастаханәсенә илтә. Анда беренче ярдәмне күрсәтәләр, шул ук вакытта үзләре генә башкарып чыга алмаслыкны аңлап, Республика клиник хастаханәсе белгечләре белән дә элемтәгә керәләр. Зыян күргән ирне санавиация белән Казанга алып китәләр. Үңәче янып, шул урында күпсанлы җөйләр хасил булганлыктан, ир-ат өч ай дәвамында ризыкны сыек килеш махсус трубка ярдәмендә генә йота ала.
Узган ел азагында РКБ профессоры Михаил Бурмистров, торакаль хирургия бүлеге мөдире Валерий Матвеев, торакаль хирург Бульямин Магомедов үңәчкә операция ясыйлар. Янган өлешен кисеп алып, аның урынына яңаны ясап тегәләр. Күптән түгел ул пациент хастаханәдән чыгып китә. Ләкин барыбер теләгән бөтен нәрсәне әле ашый алмый, сакланырга кирәк. Тернәкләндерү, яңа үңәчне сынау вакыты дәвам итә.
Шундый көтелмәгән хәлдән соң иргә хастаханә юлын еш таптарга туры килгән. Ул Алабуга үзәк хастаханәсендә дә дәваланып йөри, республика клиник хастаханәсендә дә ике тапкыр ятып чыга. Мондый очраклар сирәк, ди табиблар. Табиблар өчен бу яңа операция түгел. Аны торакаль хирурглар, анестезиолог-реаниматологлар, операция шәфкать туташлары бергәләп ясый. Башкала табиблары бу төр операцияне берничә ел элек ясаган. Ул чагында пациентның үңәчендә яман шеш табалар. Үңәчне шеше белән бергә кисеп алалар һәм яңа карынчык ясап куялар. Шулай итеп, кешенең гомерен озынайталар, сәламәтлеген кире кайтаралар.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 9, 23.01.2019/)
https://www.vatantat.ru/index.php?pg=132